Бала күзләрендә сугыш шәүләсе (12+)

22 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә балалар белән бергә «Бала күзләрендә сугыш шәүләсе» дигән искә алу сәгате үткәрелде.

Час реквием
IMG-20210622-WA0002
20210622_114549
20210622_112034

Сугыш башлану турында видеоязма ул дәһшәтнең безнең гаиләләр язмышларына үтеп керүе, шул куркыныч елларда балаларга авыр тормыш ачысын татырга туры килүен күрсәтте. Укучылар яшүсмерләрнең тылдагы авыр көнкүреше, хезмәте, аларның партизан отрядларында һәм фронтта күрсәткән батырлыклары турында белде. Яшьтәшләре Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка герой-пионерларның батырлыклары; блокадада калган Ленинград балалары һәм Нюрнберг эшендә мөһим документка әйләнгән Таня Савичева көндәлеге, концлагерьлардагы нәни әсирләрнең язмышы турында тын да алмый тыңладылар.
Чара барышында А. Александровның «Священная война» һәм Б. Окуджаваның «До свидания, мальчики» җырларының аудиоязмалары яңгырады. Искә алу сәгате М.Җәлилнең «Вәхшәт», С.Михалковның «Детский ботинок» шигырьләрен уку белән үрелеп барды. 
Чара «Сугыш турында китаплар укыйбыз» исеме астында китапларга күзәтү белән тәмамланды. Балаларга А. Лихановның «Последние холода», М. Сухачевның «Дети блокады», В. Катаевның «Сын полка» китаплары геройлары турында сөйлиләр. Ю. Яковлевның кечкенә кызчык – Таня Савичеваның авыр язмышы турында «Девочки с Васильевского острова» хикәясеннән өзек укылды. Метроном тавышы астында миллионлаган җәберләнгән, атылган, яндырылган һәм тереләй күмелгән балаларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Кичә тетрәндергеч рухта узды, күпләрнең күзләре яшьләнде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: